Шәһәр читендә
Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангач ишегаллары... Бер якка кыйшаеп бара торган бер катлы иске өйләр, шулар белән рәттән үк диярлек, хәзерге заман архитектурасы буенча фасадына балконнар, ярым колонналар чыгарып салынган өч-дүрт катлы яңа корпуслар. Йомышка-юлга ярый торган «уфалла» арбалары һәм, шоферлары шунда торганлыктан, әллә нидә бер ялтырап килеп чыгучы лимузиннар...